23 июльдә Баулы шәһәре Башкарма комитетында узган Ведомствоара комиссия утырышында контроль-инспекция бүлеге белгечләре тарафыннан полиция хезмәткәрләре белән контроль чаралар үткәрү, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә материалларны рәсмиләштерү тәртибе буенча уртак укулар үткәрү турында килешүгә ирешелде.
31 июль көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлегендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы М.Ф.Тимофеев җитәкчелегендә бүлек хезмәткәрләре белән семинар-уку үткәрелде. Әлеге семинар-укуда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге башлыгы Н.А.Васенькина катнашты. Семинар-уку барышында Н.А.Васенькина тарафыннан норматив-хокукый актлар таләпләре һәм төрле фактлар буенча судларда административ хокук бозулар турындагы материалларны карау практикасы турында әйтелде.
Алкогольле продукцияне ваклап сатуда законда билгеләнгән чикләүләрне үтәүне контрольдә тотуны гамәлгә ашыру буенча уртак чара барышында Әлмәт территориаль органы белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Баулы районының Николашкино авылына барып, шәхси эшкуар П.С.Ивановның "Семья" кибетендә сыра һәм сыра эчемлекләрен товар озату документларыннан, ярашлылык сертификатларыннан башка, БДАМС системасында теркәмичә ваклап сату фактын билгеләде. "Семья" кибетендә барлыгы 79,9 л сыра һәм сыра эчемлеге әйләнештән алынды. Материал Әлмәт территориаль органына килгән очракта, шәхси эшкуар П.С.Ивановка карата территориаль орган белгечләре тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст., 14.45 ст., 14.19 ст. 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк.