2019 елның 5 августында административ тикшерү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән гражданин мөрәҗәгате нигезендә, Сарман авылында эчемлекләрне бүлеп сатучы "Карман Beer" кибетендә контроль чаралар үткәрде. Товар озату документларыннан башка һәм БДАМС системасында исәпкә куймыйча сыра сату факты ачыкланды. Барлыгы 50 литр күләмендә сыра әйләнештән алынды.