"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына алкогольле продукцияне ваклап сату чикләмәләрен бозу мәсьәләләре буенча даими рәвештә шикаятьләр килеп тора.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре шуларның берсен карап тикшерү барышында шәһәр үзәгендә урнашкан кафеда контроль чара үткәрде.
Әлеге чараны уздыру барышында Казан территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тиешле рөхсәте (лицензия) булмаган килеш алкогольле продукция сату фактын билгеләде. Боларга өстәп, сатыла торган алкогольле продукциянең аның легаль булуын таныклый торган тиешле маркировкасы да юк иде.
Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча тиешле материаллар рәсмиләштереләчәк һәм административ җәза чараларын күрү өчен вәкаләтле органнарга җибәреләчәк. Хокук бозучыны зур штраф көтүе хакында хәзердән үк шәйләп була.