Чаллы шәһәрендә тиешле лицензиядән башка алкогольле продукция сатылган

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына Чаллы шәһәре кибетләренең берсендә ныклы алкоголь продукциясенең сатылуы турында мөрәҗәгать килгән.  

2019 елның 8 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 46 нчы комплексында урнашкан "Малика" кибетендә контрольлек чараларын үткәрү барышында тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сату фактын билгеләде. Барлыгы 51,075 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

Хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.17.1 ст. 2 өлеше, 14.16 ст. 2 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International