Кукмара районы Ядегәр авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

2019 елның 8 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге эксперты И.И.Бәдретдинов катнашында Кукмара муниципаль районының Ядегәр авылында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча гражданнарны кабул итү оештырылды.

Әлеге чара халыкның гына түгел, ә Ядегәр авыл җирлеге белгечләренең дә кулланучы буларак белемле булу дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән иде. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, төстәге яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган товарлар исемлеге буенча аңлатмалар бирелде. 

Кулланучыларга кулланучы хокуклары бозылганда ничек итеп дөрес эш итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде, суд практикасыннан мисаллар китерелде. Барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде. Чарада катнашучыларга сатып алган вакытта товар турындагы мәгълүматларны җентекләбрәк өйрәнергә киңәш ителде.

Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре сайтында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы эше турында да мәгълүмат җиткерелде, анда гражданнар алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозу очраклары турында хәбәр итә ала. Андый мәгълүмат расланган очракта гражданинга акчалата бүләк бирелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашулар халыкның хокукый грамоталылыгын арттыра. Чарада катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенең төрле тематикаларына багышланган буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасының соңгы номеры өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International