Товар хакының бәясендә күрсәтелгән һәм кассада сугылган суммага туры килмәве

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Товар хакының бәялегендә күрсәтелгән һәм кассада сугылган суммасына килмәү күренеше, ачыкланганча, кибеттә генә түгел, даруханәләрдә дә очрый икән. Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче бер ханым шундый хәлгә тарыган. Салкын тидереп авырып китү сәбәпле ул дару алырга дип даруханәгә килә, ләкин дару өчен түләгәндә аның хакы кассада сугылганнан соң бәялегендә күрсәтелгәннән күбрәк булып чыга. Мондый очракларда еш кына "бәяләр яңача каралды" "алмаштырырга онытканнар" һәм "аласыгыз килмәсә – алмагыз" кебегрәк җавап ишетергә туры килә. Бу юлы да шулай була. Даруханә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын боза: сатып алучы товар өчен аның бәялегендә күрсәтелгән сумманы гына түләргә тиеш. Законның 10 статьясындагы 1 пункты нигезендә, сатучы товарлар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында бирергә, клиентка дөрес, уйланылган карар кабул итү мөмкинлеген тудырырга тиеш. Товарның хакы – ул зарури мәгълүмат. Шуңа күрә дә товар бәясен алмаштырырга оныту яки мондый аңлашылмаучанлыкны товарның башка партиясе белән бәйләп аңлату кебек акланулар аны арттырылган бәядән сатып алуга нигез була алмый.

Сатып алучы үзенең хаклы булуы турында һәм товарны күрсәтелгән бәясеннән сатып алырга теләве турында тәкърарлый, ләкин аның таләбен канәгатьләндерергә җыенмыйлар. Даруханә пункты Түбән Кама территориаль органы урнашкан җирдән ерак булмау сәбәпле, кулланучы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, хезмәткәрләр белән берлектә аның хокуклары урында якланды. Белгечләр аңлатып киткәнчә, Гражданлык кодексы нигезендә, товар сату ул гавами шартнамә булып тора, димәк: бәяләр барлык категорияләр өчен дә бердәй булырга тиеш (ташламалардан тыш, анысы турында аерым сөйләшенелә); шартнамә (сату-алу) теләге булган теләсә кем белән төзелергә тиеш; сатучы дөрес мәгълүмат (шул исәптән бәя турында да) бирергә тиеш; дөрес булмаган яки үз вакытында тапшырылмаган мәгълүмат аркасында китерелгән зыян өчен сатучы түләргә тиеш.

Бик озак карышудан соң даруны барыбер дә бәясендә күрсәтелгән суммада сатып җибәрергә булдылар. Китерелгән уңайсызлыклар өчен сатып алучыдан гафу сораучы булмады. Әгәр әлеге низаг баштан ук хәл ителгән булса, даруханә өчен бик яхшы күренеш булган булыр иде: кулланучы лояль мөнәсәбәтне саклап калыр һәм даруханәнең даими клиенты булыр иде. Сатып алучыларның ризасызлыгына бәйле проблемаларны булдырмый калу, әгәр сүз абруй турында бара икән, ул – намус эше. Эшне судка җиткермәскә тырышырга кирәк, чөнки бу очракта закон кулланучы яклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International