Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнгән.
Теркәлү урыны буенча түгел, ә урнашып тору урыны буенча да тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен гариза язарга һәм уңайлы сайлау участогын сайларга кирәк. 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр гаризаны теләсә кайсы территориаль комиссиягә, КФҮ яки дәүләт хезмәтләре сайтында тапшырырга мөмкин. Ә 28 августтан – теләсә кайсы участок комиссиясенә дә. Әгәр өлгермәсәгез, 5-7 сентябрьдә теркәлү урыныгыз буенча участоктагы сайлау комиссиясенә махсус гариза рәсмиләштерергә була.
Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында.