Өлгергән һәм татлы карбыз сайлау серләре. Белгечләр киңәше

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Өлгергән һәм татлы карбыз сайлау серләре артык катлаулы булмаса да, сезон чорында да ялгышлык җибәрергә мөмкин.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре татлы һәм өлгергән карбызны ничек сайларга икәнен ачыкларга булышыр.

Барыннан элек аның тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә кирәк. Өлгергән карбызның тышкы ягы тоныграк төсле була, ә суккалаган вакытта яңгыравык тавыш ишетелә, ә кысканда – ярылган кебек тавыш чыга. "Җөйле", коңгырт төстәге коры сызыклары һәм ян-якларында челтәрләнеп торган карбыз сайларга кирәк, андый карбыз өлгергән һәм сусыл була. Ләкин мондый "җөйләрне" транспортта алынырга ихтимал зыяннар белән бутамагыз. Бу үзлекләрнең барысы да агрономик таләпләрдәге стандартларга туры китереп үстерелгән һәм табигать кануннары нигезендә өлгергән карбызларга хас. Өлгергән карбыз һәрчакта да авыр булмаска мөмкин – ул өлгергән вакытта аның чагыштырма тыгызлыгы кими төшә. Ягъни ул эре, ләкин шул ук вакытта үзе кебек зурлыктагы башка карбызлардан бераз җиңелрәк тә булырга мөмкин. Карбыз тышындагы балавыз аның өлгереп җитмәгәнлеге турында сөйли. Әгәр карбыз өлгереп җитешкән икән, аның койрыгы кибә һәм ул коры була. Дымлы яшел койрык – өлгереп җитмәгән карбызга хас. Өлгергән карбыз каты тышча белән капланган була, аны пычак белән дә тишеп булмый диярлек. Өлгергән карбызның кабыгы бронежилет кебек каты була. Дистә карбызны "тотып" карау да җитә, һәм сез, һичшиксез, арадан кайсысы өлгергән һәм иң татлы булуын билгели алырсыз.

Карбыз склероз, подагра, артрит белән авыручылар өчен аеруча да файдалы, анда мөһим микроэлементлар: магний, калий, тимер күп, каротин, С, РР, В1, В2 витаминнары бар. Карбыз йомшагында 9% тирәсе җиңел үзләштерелә торган шикәр бар, 5% тирәсендә организмнан артык холестеринны чыгарырга ярдәм итә торган азык-төлек җепселләре бар.

Өлгергән һәм татлы карбыздан авыз итү мөмкинлегеннән баш тартмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International