Алабуга шәһәрендә "икеләтә" билгеләнештәге спиртлы сыекча сатуга чик куелды

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

2019 елның 13 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, контрольлек чараларын үткәрү барышында Алабуга шәһәрендәге "Бытовая химия" кибетләренең берсендә тән өчен һәм ветеринариядә кулланыла торган 95%лы этанол – антисептик эретмә сатылу фактын билгеләде. 100 мл спиртлы сыеклык сыешлы 135 флакон законсыз әйләнештән алынды. Сатучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1 ст. 2 өлеше буенча административ эш кузгатылды.

Югарыда күрсәтелгән мәгълүмат арендага бирүчегә җиткерелде, ул тиз арада аренда килешүен өзде. Әлеге сәүдә объекты эшчәнлеген туктатты.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International