Үзмәшгульләргә консультация бирү буенча "Сыналган бизнес" кайнар линиясе

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

линиясе

"Сыналган бизнес" (http://provbiz.ru) интернет-ресурсы экспертлары эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга түләүсез консультацияләр бирә, "Һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын куллануга бәйле, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча килеп туган сорауларга оператив һәм грамоталы җавап бирә.

"Сыналган бизнес" ресурсының "Кайнар линия" телефоны: 8 800 222-37-22.

Яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Татарстан, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, һөнәри керем салымына тест уздыру буенча дүрт пилот төбәкнең берсе итеп сайланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International