Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Түбән Кондрата авылында урынга чыгып гражданнар кабул ителде

2019 елның 16 августы, җомга

2019 елның 15 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Түбән Кондрата авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе кысаларында кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны аңлату һәм башка мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итте.

Чара барышында Башкарма комитет белгечләренә һәм авыл халкына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар базарындагы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде. "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" программасы кыскача гына бәян итеп кителде, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрен караганда территориаль орган тәҗрибәсеннән мисаллар китерелде.

Гражданнарны күчмә кабул итү тәмамланганнан соң, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырылды.

Күчмә чара барышында Башкарма комитет хезмәткәрләренә һәм гражданнарга кулланучыларның хокукларын яклау буенча буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International