Билгеле булганча, балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлек сату катгый тыела. 18 яше тулмаган затларга алкоголь сатуны тыюның максаты балигъ булмаганнарны физик яктан үстерүдән һәм әхлакый тәрбияләүләүдән, сәламәтлекне саклаудан гыйбарәт.
Балигъ булмаган балаларга алкогольле продукция сату ярамавы турында кисәтүләргә карамастан, мондый хокук бозулар еш очрый.
Әйтик, 2019 елның 8 августында, Казан шәһәре полиция бүлегеннән балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сату факты буенча чираттагы материал алынды.
Хәзерге вакытта Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясының 2.1 бүлеге нигезендә административ тикшерү үткәрелә, шуннан соң материаллар административ йогынты чаралары күрү өчен вәкаләтле органнарга җибәреләчәк.
Югарыда күрсәтелгән статья нигезендә, әлеге хокук бозу төре административ санкцияләр куллану өчен сәбәп була: гражданнарга – утыз мең сумнан алып ике йөз мең сумга кадәр, юридик затларга өч йөз мең сумнан алып биш йөз мең сумга кадәр штраф салына.