Яраклылык вакыты чыккан сыра һәм сыра эчемлекләре сату фактына чик куелды

2019 елның 20 августы, сишәмбе

9 августта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, гражданнарның "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрен карау эше кысаларында, хуҗалык итүче субъектларның сату урыннарына һәм вакытына бәйле чикләүләрне үтәвенә мониторинг үткәрде.

Әлеге чара барышында яраклылык вакыты чыккан сыра һәм сыра эчемлекләре сатуның чираттагы факты билгеләнде.

Әлеге хокук бозу буенча административ тикшерү үткәрелә, шуннан соң Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.43 ст. 1 өлеше буенча беркетмә рәсмиләштереләчәк һәм административ җәза чаралары күреләчәк.

Эшкуарларга шуны истә тотарга кирәк: әлеге хокук бозу "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Законның 5 статьясы нигезендә кулланучыларның хокукларын боза, шулай ук "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында" 171-ФЗ номерлы Федераль законның 3 статьясын бозу булып тора.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе азык-төлек товарларының яраклылык вакытына игътибар итәргә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International