Сыра – сатуда бар, ә кирәкле документлар – юк

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Казан ш. Авиатөзелеш районында уздырылган контрольлек чаралары барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре сыра һәм сыра эчемлекләрен тиешле озату документларыннан башка сату фактын ачыклады, бу исә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 2 өлешен, шулай ук 14.45 ст. бозу булып тора.

Моңа өстәп, эшкуар, контроль-касса техникасында һәм БДАМС системасында закон таләпләренә игътибар итмичә эшләгән. Әлеге хәл Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.19 ст. бозу буларак классификацияләнә.

Нәтиҗәдә контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 17 л күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

Әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә, шуннан соң эш материаллары судка тапшырылачак, хөкем органы җәза чарасын билгеләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International