Күчмә чаралар һәм гражданнарны кабул итү даими нигездә гамәлгә ашырыла

2019 елның 20 августы, сишәмбе

2019 елның 20 августында Биектау муниципаль районының Каенлык авыл җирлеге хакимияте бинасында Казан территориаль органы башлыгы М.И. Егорова гражданнарны кабул итте.

Чара башында авыл җирлегендә яшәүчеләргә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге юнәлешләре, 7 айлык эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерелде, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" закон нормалары турында аңлатылды. Закон статьялары конкрет мисалларда каралды.

Аралашу барышында сыйфатсыз, шул исәптән яраклылык срогы чыккан, мәгълүматлары булмаган һ.б. азык-төлек товарларын сатып алганда кулланучының гамәл кылу тәртибе каралды.

Очрашуда катнашучыларга кулланучылар базарында төрле хокук бозулар ачыкланган очракта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә язма рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.

Җирле үзидарә органы белгечләре белән кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкогольле продукцияне сату мәсьәләләре буенча аерым, тирәнрәк аңлату эшләре үткәрелде. Аерым мәсьәләләрдә урыннардагы хакимият вәкилләре үзләре консультант булып, авыл халкына мәсьәләләрне хәл итүдә мөмкин кадәр ярдәм итә ала.

Һәр этапта агарту эше чараларда катнашучыларга мәгълүмати буклетлар һәм "Вестник потребителя" газетасын тарату белән тәмамланды, аларда кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләр яктыртыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International