Кадрәк авыл җирлегендә күчмә семинар-киңәшмә

2019 елның 20 августы, сишәмбе

2019 елның 20 августында Минзәлә муниципаль районының Кадрәк авыл җирлегендә муниципаль берәмлек башлыгы Сәлахов Айдар Фәслах улы, Башкарма комитет җитәкчесе Нәҗмиев Камил Рим улы катнашында семинар-киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмә эшендә контроль-күзәтчелек органнары, авыл җирлекләре башлыклары һәм төрле милек формасындагы предприятие җитәкчеләре катнашты.

Башкарма комитет җитәкчесе Нәҗмиев Камил Рим улы үз чыгышында җирле җитештерүчеләрнең алкогольле продукциясен сату һәм алкогольле һәм сыра продукциясенең легаль булмаган әйләнешен кисәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

Киңәшмәдән соң Чаллы территориаль органы башлыгы Г.Т.Вафина гражданнарны кабул итте. Кадрәк авылында яшәүчеләрнең барлык сорауларына да тулы җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International