Чаллы шәһәрендә товар-озату документлары булмаган сыра әйләнештән алынды

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәре кибетләренең берсендә озату документлары булмаган һәм яраклылык вакыты узган сыраны ваклап сату фактын билгеләде. Барлыгы 2,7 литр сыра законсыз әйләнештән алынды. Оешманың вазыйфаи затына Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 2 өлешендә, 14.45 ст., 14.43 ст. 2 өлешендә, 14.19 ст. каралган административ хокук бозу турында беркетмәләр төзү өчен чакыру бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International