Август аенда әйләнештән алынган алкогольле һәм спиртлы продукцияне чираттагы мәртәбә юкка чыгару өчен тапшырдылар

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

РФ Хөкүмәтенең "Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне чикләү чараларын гамәлгә ашыру турында" 2015 елның 28 сентябрендәге 1027 номерлы карары нигезендә 21 август көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы конфискацияләнгән алкогольле һәм спиртлы продукцияне алга таба юк итү максатында агымдагы айда икенче мәртәбә "Росспиртпром" ААҖ тапшырды.

Бу юлы юкка чыгаруга тапшырылган продукциянең гомуми күләме 2066,75 литр тәшкил итә иде. Шулай итеп, август аенда "Росспиртпром" ААҖ барлыгы 3460,85 литр легаль булмаган продукция тапшырылды. Алкогольле продукциянең һәм спиртның законсыз әйләнеше ил икътисадына зур зыян китерә һәм халыкның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч белән яный.

Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының даими контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International