Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Әгерҗе районында Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне популярлаштыру буенча эш уздырды

2019 елның 23 августы, җомга

Әгерҗе муниципаль районы халкы арасында Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне популярлаштыру максатларында шәһәрнең сәүдә объектларында дегустацияләр үткәрү традициягә әйләнде. Август аенда "Бристоль" һәм "Пятерочка" кибетләрендә "Белый Кремль" ҖЧҖ җитештергән сыраларга дегустация уздырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге җитештерүченең сырасы үз кулланучысын тапкан һәм сату өлеше ай саен арта бара. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре дегустациядә катнашты, кулланучылар белән очрашты. Дегустациядә катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау турында буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International