ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре контрольлек-инспекция чараларын үткәрү барышында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклаган.
Мондый продукция, кагыйдә буларак, конфискацияләнә һәм юкка чыгарылырга тиеш.
2019 елда чаралар уздыру барышында ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәсендә 9 мең литрдан артык алкогольле һәм спиртлы продукция тартып алынган, 14 мең литрдан артыгы – конфискацияләнгән.
Август аенда Казан территориаль органы тарафыннан конфискацияләнгән 5,5 тоннадан артык күләмдәге алкоголь продукциясе чираттагы мәртәбә юк итү өчен тапшырылган.
Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү эше дәвам итә.