Тотылган автомобиль сатып алганда аеруча игътибарлы булырга кирәк

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына, тотылган автомобиль сатып алу уңаеннан автосалон белән ике арада барлыкка килгән бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап, гражданка М. мөрәҗәгать итте. Баксаң, Казандагы автосалоннарның берсеннән 2018 елда чыгарылган, кулланылышта булган чит ил машинасы сатып алынган булган. Сатып алганда вак-төяк җитешсезлекләре ачыкланган, аларны урында бетергәннәр. Әмма инде өйгә алып кайтып, бер көн узгач, автомобиль тәгәрмәчләрендәге резинның артык таушалган булуы һәм 2013 елда чыгарылганлыгы ачыкланган. Автомобильне караганда, кулланучы вак-төяк җитешсезлекләрне күреп алган, ә менә сыйфатсыз һәм кыйммәтле резинга, никтер, күзе төшмәгән. Авто сатып алганда кулланучы, эчтәлеге белән танышып чыкмыйча, товарны кабул итү-тапшыру турында актка һәм шартнамәгә кул куйган.

Кулланучыга Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең (РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган) XVIII "Кулланылышта булган азык-төлек булмаган товарларны сату үзенчәлекләре" дигән бүлеге хакында аңлатылды.

Кагыйдәләрнең 129 пункты нигезендә, кулланылышта булган товарлар турында гомуми мәгълүматлардан тыш, товарның торышы, анда булган җитешсезлекләр, техник характеристикалар турында да мәгълүматлар булырга тиеш. Элек кулланылышта булган товарны сыйфатлый торган белешмәләр, шул исәптән аның җитешсезлекләре, товар ярлыгында күрсәтелә.

Кагыйдәләрнең 133 пункты нигезендә, кулланылышта булган техник яктан катлаулы көнкүреш товарларын тапшырганда, сатып алучыга бер үк вакытта тиешле техник документлар, шулай ук сатып алучының калган гарантия срогыннан файдалану хокукын раслаучы товарга гарантия талоны да тапшырыла.

Килеп туган вәзгыятьтә кулланучының авторезинны алыштыру мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге юк, чөнки шартнамәгә кул куйганнан соң нәрсәне дә булса исбатлавы бик катлаулы.

Кулланучылар, кулланышта булган товар сатып алганда, игътибарлы булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International