Автоледи автомобильне кредитка алган вакытта гомерен иминиятләштергән

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Бүген автомобиль транспортыннан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Аның кеше тормышындагы роле бик мөһим. Без көн саен эшкә барабыз, балаларны бакчага, мәктәпкә илтәбез, хәтта сатып алу өчен дә без автомобильдән файдаланабыз. Автомобиль күптән зиннәтлелек билгесе түгел, ә хәрәкәт итү чарасы буларак хезмәт итә. Кулланучы Г., үзенең шәхси автотранспорт турындагы күптәнге хыялын тормышка ашырырга теләп, Түбән Камадагы автосалоннарның берсенә мөрәҗәгать иткән. Сайланган модельләрне бик озаклап караганнан соң, шулай ук грамоталы консультация алганнан соң, Түбән Камада яшәүче ханым Х. дигән модельне алырга булган. Кирәкле акча булмау сәбәпле, аңа автокредиттан файдаланырга тәкъдим иткәннәр. Автосалондагы кредит бүлеге белгече ярдәмендә кулланучы өчен иң отышлы кредит сайлап алынган. Автокредит шартнамәсе белән танышып чыкканнан соң, андагы пунктларның берсе гражданканы аптырашта калдырган, анда автокредит алу өчен өстәмә рәвештә физик затның гомерен иминиятлштерү турында язылган булган. Башка әмәле (җитәрлек күләмдә акчасы) булмаганга күрә һәм күптәнге хыялын тормышка ашырасы килгәнгә (машина инде синеке дигән сүз бит), сатып алучы шартнамәгә кул куярга мәҗбүр булган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 935 статьясы (алга таба – РФ ГК) нигезләмәләре нигезендә, законда иминият бурычы каралмаган очракта, мондый иминиятләштерү зарури була алмый.

Үз автомобилен сатып алгач, гражданка Г., үз хокукыннан файдаланырга теләп, икенче көнне түләүле хезмәт күрсәтү турындагы шартнамәне өзү өчен иминият компаниясенә мөрәҗәгать иткән. Иминият компаниясендә аның үтенечен кире какканнар, иминият шартнамәсен өзгән очракта автокредит буенча процентларның артачагы турында кисәткәннәр. Кулланучы, консультация сорап, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре автокредит шартнамәсе шартларын җентекләп өйрәнде, анда иминиятләштерүдән баш тарткан очракта процент ставкасын арттыру турында бер генә пункт та табылмады. Шуңа бәйле рәвештә, физик затның гомерен иминиятләштерү турындагы шартнамәне өзү турында дәгъва хатын язуда ярдәм күрсәтелде.

"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 16 статьясындагы 2 пункты нигезендә бер товарны сатып алганда (эш башкарганда, хезмәт күрсәткәндә) икенче товарны (эш башкаруны, хезмәт күрсәтүне) сатып алырга мәҗбүр итәргә ярамый. Товарларны (эшләрне, хезмәтләрне) ирекле сайлап алу хокукы бозылу рәвешле кулланучыга китерелгән зыяннар сатучы (башкаручы) тарафыннан тулы күләмендә кайтарып бирелә (түләнә). Шул ук Законның 10 статьясындагы 1 пункты нигезендә, җитештерүче (башкаручы, сатучы) кулланучыга товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында аларны дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин итә торган кирәкле һәм дөрес мәгълүматны да үз вакытында бирергә тиеш. Күпләр, автоледи ни өчен иминиятләштерүле автокредит шартнамәсенә кул куярга булган, дип сорар. РФ ГК 421 статьясының 1 пункты нигезендә гражданнар һәм юридик затлар шартнамә төзүдә ирекле эш итә. Шартнамә төзергә мәҗбүр итү, шартнамә төзү бурычы РФ ГК, законда яки ирекле рәвештә кабул ителгән йөкләмәдә каралган очраклардан тыш, рөхсәт ителми.

"Суыту чоры" – иминләштерүче иминият шартнамәсеннән баш тартырга хокуклы чор: әлеге чорда иминият очрагына кагылышлы вакыйгалар килеп чыкмаса, иминиятләштерүче тәкъдим ителгән шартларда шартнамә төзелгән очракта аны төзегәннән соң 14 календарь көне эчендә бу шартнамәдән баш тартырга хокуклы. Иминият шартнамәсеннән баш тарту өчен тиешле язма гаризаны иминият оешмасына җибәрергә кирәк. Түбән Камада яшәүче ханым белән озак кына бәхәсләшкәннән соң, физик затның гомерен иминиятләштерү шартнамәсе өзелде, акчасы кире кайтарылды. Кулланучы әлеге очракта үзе өчен күп яңалык белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International