Актаныш районында Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2019 елның 27 августы, сишәмбе

2019 елның 21 августында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетында Актаныш муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә Башкарма комитет җитәкчесе И.Ш.Бариев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районында җәмәгать тәртибен саклау бүлегенең полиция башлыгы урынбасары Ф.З.Нуриев, Актаныш районында Роспотребнадзор идарәсе территориаль бүлеге башлыгы Л.М.Хафизова, "Актаныш РҮХ" ДАССО баш табибы А.Р.Хәев, "Татмедиа" ААҖ филиалы "Актаныш мәгълүмат-редакция үзәге" директоры Р.М.Усманов катнашты.

Комиссия утырышында җирлектәге ваклап сату базарларында вәзгыять торышын бәяләү күрсәткечләре буенча Актаныш муниципаль районы рейтингы мәсьәләсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International