Казанда Һөнәри осталык буенча Worldskills Kazan 2019 дөнья чемпионаты узды

2019 елның 27 августы, сишәмбе

2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда чираттагы зур чара узды — Татарстан башкаласы эшче һөнәрләрнең халыкара чемпионатын кабул итте. Яшь инженерлар, программистлар, дизайнерлар һәм башка белгечләр ялгыз һәм команда ярышларында осталыкларын күрсәтте.

Эшче һөнәрләр чемпионаты 1953 елдан бирле үткәрелә. Моңа кадәр WorldSkills прототибы булган беренче ярышларны 1947 елда, сугыштан соңгы Испаниядә үткәрә башлаганнар. Илебезгә квалификацияле эшчеләр кирәк була һәм яшьләр оешмалары конкурс ярдәмендә кул хезмәтенә игътибарны җәлеп итәргә карар итә. Алты елдан соң International Vocational Training Organisation(IVTO) оештырыла, ә 1958 елда Италиядән читтә беренче ярышлар үткәрелә башлый. 2000 еллар башында оешма WorldSkills International (WSI) дип үзгәртелә, ә 2012 елда аңа Россия дә кушыла.

Ярты гасыр элек кебек үк, чемпионатның төп максаты — яшьләрнең игътибарын кирәкле һөнәрләргә җәлеп итү һәм яңа эш урыннары булдыруга этәргеч бирү. WorldSkills эгидасы белән узган халыкара ярышлардан тыш, катнашучы илләрдә милли чемпионатлар, EuroSkills континенталь ярышлары һәм тармак чемпионатлары да уза.

Шул уңайдан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре халыкара эшче һөнәрләр чемпионатына бәйле чараларда булды.

Мондый чараларда катнашу белгечләр өчен берничә сәбәп буенча бик мөһим – бу тәҗрибә уртаклашу да, төрле компетенцияләрне үстерү өлкәсендәге мәсьәләләр буенча фикер алышу да.

Шулай ук кызыксынучыларның барысына да кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре әлеге чара барышында кулланучылар базары һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сораулары булган җирле халыкка да, шәһәр кунакларына да консультация ярдәмен күрсәтте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә белешмә-мәгълүмати буклетлар таратылды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы бу чарага алдан ук әзерләнә башлады.

2019 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бинасында "Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills дөнья чемпионаты алдыннан чәчтараш хезмәтләре" темасына түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәлдә дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары – "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының "Иске шәһәр" префектурасы, "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" АКО, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, "Аврора консультант" ҖЧҖ төбәк эксперт үзәгенең "Правовед" кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте"нең Татарстан Республикасы буенча кулланучыларның хокукларын яклау төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре, шулай ук шәхси эшкуарлар катнашты.

Түгәрәк өстәлдә якты, уңайлы форматта түбәндәге темаларга чыгышлар булды: "Контроль-касса техникасын куллану турында" 54-ФЗ номерлы Федераль законның аерым нормаларын аңлату", "Чәчтараш хезмәтләре күрсәткәндә санитар законнар үтәлешенә дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелеге", "Чәчтараш хезмәтләре күрсәтү үзенчәлекләре" һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International