Яшел Үзән районында ачык тыңлаулар узды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Яшел Үзән муниципаль районында 2019 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектларның типик хокук бозуларына күзәтү мәсьәләләре буенча гавами тыңлаулар узды. Ачык тыңлаулар эшендә Башкарма комитет аппараты, салым инспекциясе, Роспотребнадзор, хуҗалык итүче субъект вәкилләре, эшкуарлар катнашты. Белгечләр ике мәсьәләне карады:

- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләренә күзәтү;

- алкоголь базарында типик хокук бозулар, аңлатмалар һәм тәкъдимнәр.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы башлыгы Марина Тихонова сүзләренә караганда, агымдагы елның 1 яртыеллыгында Яшел Үзән районы территориясендә 81 контроль чара үткәрелгән, 71 чара барышында (узган ел – 87) хокук бозулар ачыкланган, алкоголь законнарын бозуның 91 очрагы ачыкланган (узган ел – 98 очрак).

Хисап чорында 788,4 л күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция легаль булмаган әйләнештән алынган. Чагыштыру өчен: узган ел әйләнештән 485 литр алынган булган. Шулай итеп, алынган продукция саны узган ел дәрәҗәсенә карата 62% арткан. Алынган продукциянең төп өлеше сырага туры килә – 92%.

Алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия булмаган килеш алкогольле продукция (сыра, сыра эчемлекләреннән, сидр, пуаре, көмешкәдән тыш) сату Яшел Үзән районының алкоголь базарында ачыкланган типик хокук бозу очрагы булып тора. Алкогольле продукцияне (сыра, сыра эчемлекләреннән, сидр, пуаре, көмешкәдән тыш) ваклап сату эшчәнлеген бары тик оешмалар гына гамәлгә ашыра ала. Алкогольле продукцияне ваклап сату эшчәнлеген гамәлгә ашыра башлау турында карар кабул иткәндә лицензия алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алкогольле продукцияне ваклап сату эшчәнлеген лицензия алганнан соң башларга. Лицензия алганнан соң лицензиянең гамәлдә булу вакытын күзәтеп торырга һәм, кирәк булганда, лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында гаризаны үз вакытында тапшырырга кирәк.

Тагын бер хокук бозу очрагы – алкогольле продукцияне маркасыз, яки ялган маркалар белән сату. Алкогольле продукцияне күмәртәләп тәэмин итүчедән алганда, сатып алынган алкогольле продукцияне билгеләнгән үрнәктәге федераль махсус яки акциз маркалары булу/булмау предметына карап чыгарга кирәк. Маркалар кубып төшмәсен өчен алкогольле продукцияне саклау шартларын (температура-дым режимын) үтәргә. "Росалкогольрегулирование" сайтында саклану комплексының гомуми төре һәм тасвирламасы белән танышырга (fsrar.ru). Маркаларны тикшерү өчен "Росалкогольрегулирование" сайтында "Шәхси кабинет" функционалыннан файдаланырга мөмкин.

Документларсыз гына алкогольле продукцияне сату да еш ачыклана торган хокук бозу очрагы булып тора.

Тиешле лицензиясе булган тәэминатчылардан гына алкогольле продукция сатып алырга кирәк. Товарны кабул итеп алганда, документларда күрсәтелгән мәгълүматларны алкогольле продукциягә китерелгән мәгълүмат һәм маркалар белән чагыштырырга кирәк. Документларны яки документларның күчермәләрен алкогольле продукция сатыла  торган объектта сакларга кирәк.

Алкогольле продукцияне төнге вакытта сату; Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү күләмен һәм аларның әйләнешен исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына мәгълүмат кертмәү; алкогольле продукцияне ваклап сатуны декларацияләгәндә мәгълүматны һәм (яки) срокларны бозу; балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сату – мондый хокук бозулар административ эш кузгатуга сәбәп булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International