Сәүдә объектында укыту семинары үткәрелде

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Хатын-кыз киемнәре һәм күн-галантерея сатыла торган сәүдә объектында укыту семинары үткәрелде. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре оештырды.

Семинар барышында сатучыларга, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, шулай ук Кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары нигезендә аңлатмалар бирелде. Эшкуарларга сатыла торган товарларга бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү һәм урнаштыру нормалары, текстиль һәм трикотаж әйберләрен сату үзенчәлекләре, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында сөйләделәр. Җитештерүчеләр турында кирәкле мәгълүматка, сыйфатлы һәм сыйфатсыз продукцияне алыштыру һәм кире кайтару, бердәм бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү һ.б. кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Чара ахырында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары язылган визиткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International