Бүген Питрәч районында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында Ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Комиссия утырышында Башкарма комитет җитәкчесе, Питрәч МР икътисад бүлеге башлыгы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлеге башлыгы, эчке эшләр бүлеге башлыгы, Роспотребнадзор, суд приставлары хезмәте, Питрәч муниципаль районының мәгариф бүлеге вәкилләре, "Алкоторг" ҖЧҖ, "Белый Кремль" һәм хуҗалык итүче субъектларның вәкилләре катнашты.
Казан территориаль идарәсе башлыгы тарафыннан 2019 елның 7 ае нәтиҗәләре буенча Питрәч МР алкоголь базарының торышы турында мәгълүмат бирелде. Районда алкоголь базарының торышын характерлаучы аерым күрсәткечләрдә уңай динамика күзәтелә. Шулай ук эшне активлаштырырга кирәк булган кайбер индикаторлар каралды.
Ведомствоара комиссиянең барлык әгъзалары да башкарылган эшләр турында хисап тотты.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат җиткерде. Нәтиҗәләр буенча алдагы чорга бурычлар билгеләнде.