Арча районының күпфункцияле үзәгенә килүчеләр сәүдә өлкәсендә консультация ала алды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Хезмәт күрсәтүне популярлаштыру, шулай ук хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында Арча районының күпфункцияле үзәгендә ай саен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрелә.  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина гражданнарга консультация бирү буенча эш алып барды. Аралашу барышында гражданнар азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән сәүдә өлкәсендә, шул исәптән Интернет-кибетләр аша товарлар сату мәсьәләләре буенча консультацияләр алды.

КФҮдә дәгъва, шикаять гаризаларының үрнәкләре белән танышырга, белешмәлекләр алырга мөмкин. Кулланучылар һәрвакыт өстәлдә һәм төрле эшчәнлек төрләре папкаларында урнаштырылган мәгълүмати материаллар белән мөстәкыйль рәвештә таныша һәм аларны шәхси файдалану өчен алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International