2019 елның сентябрендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасы буенча 7 нче республика олимпиадасы старт ала.
Олимпиаданы үткәрү вакыты – 2019 елның 18 сентябреннән 20 ноябренә кадәр.
Олимпиаданың максаты – кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне популярлаштыру, уку йортлары укучыларының товарлар, эшләр һәм хезмәтләр куллану базары мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнүгә мотивациясен арттыру, норматив хокукый актларны белү һәм куллана белү, шулай ук бу өлкәдә укучыларның иҗади потенциалын ачуга ярдәм итү, кулланучы буларак үз хокукларыңны яклау белән кызыксынуны арттыру һәм актив гражданлык позициясе булдыру.
Олимпиадада ирекле рәвештә 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Катнашучыларны теркәү 2019 елның 2 сентябреннән 16 сентябренә кадәр гамәлгә ашырыла.
Олимпиада өч этаптан тора:
I этап – башлангыч (сайлап алу) – 2019 елның 18-23 сентябрендә уздырыла. Теркәлгән катнашучылар тест биремен үтәү рәвешендә беренче этапны дистанцион рәвештә уза. Тест биремнәре 2019 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең www.tatzpp.ru сайтында "Олимпиада" бүлегендә урнаштырыла.
II этап – 2019 елның 1 октябреннән 08 октябренә кадәр уздырыла, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә бирелгән тематикага эссе формасында иҗат биремен үтәү рәвешендә дистанцион рәвештә үткәрелә.
Олимпиадада катнашучыга "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына кагылышлы конкрет проблема буенча иҗади инша әзерләргә, аның мәгънәсен ачарга, төрле аспектларны билгеләргә, үз мөнәсәбәтен формалаштырырга һәм нигезләргә кирәк булачак. Фикерләрне бәян иткәндә, тиешле төшенчәләрне, шулай ук иҗтимагый тормыш фактларын кулланып, үз фикереңне дәлилләргә кирәк.
III этап – йомгаклау этабы, турыдан-туры, 2019 елның 28 октябреннән 8 ноябренә кадәр уздырыла.
III этап 2 турдан тора.
1 нче тур – язмача тест, 2 нче тур – конкурсантлар белән телдән сорау-җавап рәвешендә билетлар буенча әңгәмә кору.
Олимпиадада катнашучылар сорау һәм җавап рәвешендә рус һәм татар телләрендә дә сөйләшә ала.
Олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.
Олимпиаданы үткәрү шартлары, тәртибе һәм сроклары белән тулырак итеп Татарстан Республикасының кулланучыларның хокукларын яклау буенча порталында "Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада" бүлегендә танышырга мөмкин https://www.tatzpp.ru/tree/2019-god/.
Олимпиаданы оештыручылар – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Олимпиада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш" дәүләт программасын раслау турында" 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы карары белән расланган "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш" дәүләт программасының "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасына кушымтаның 2.1 пункты нигезендә уздырыла.