Кадерле татарстанлылар! Татарстан Республикасы һәм шәһәр көне уңаеннан котлаулар кабул итегез!
Республика көне – ул күпмилләтле Татарстанны берләштерә торган бәйрәм.
Татарстан – ул бик зур йорт, анда диненә һәм милләтенә бәйсез рәвештә, кешеләр тыныч һәм тату гомер кичерә. Шунысы бик мөһим – Татарстан Республикасында төп кыйммәтләр: мәдәният, милли үзенчәлеклелек, рухилык, өлкән буын казанышларына хөрмәт, патриотизм саклана. Болар барысы да безнең бәхетле киләчәк нигезе булып тора.
Бәйрәм хөрмәтенә барлык башлангычларда да уңышлар, муллык, сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим!