Газ казаны урнаштырганда белгечләр тарафыннан җитешсезлекләр ачыкланды

2019 елның 31 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына, консультация сорап, гражданин Н. мөрәҗәгать итте. Баксаң-күрсәң, ул хосусый йорт өчен газ казаны сатып алган булган. Казанны урнаштырганда газ хезмәте белгечләре анда җитешсезлекләр тапкан һәм урында ук Җитешсезлекләр акты төзелгән. Кулланучы бу акт белән сатучыга кимчелекләре булган товарны алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать иткән. Сатучы казанны кабул итеп, сатып алучы таләбен кырык биш көн эчендә товарның сыйфатын тикшергәннән соң гына үтәячәге хакында әйткән. Сатып алучы безгә сорау бирде: "Болай эшләү хокуклымы?"

Кулланучыга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 18, 19, 21 статьялары буенча аңлатма бирелде. Товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы теләсә нинди таләп куярга хокуклы. Товарны алыштыру турында таләп куелган очракта, сатучы мондый товарны күрсәтелгән таләп куелган көннән алып җиде көн эчендә, ә өстәмә тикшерү кирәк булганда – егерме көн эчендә алыштырырга тиеш. Мондый хокук бозуларга юл куйган срокларны бозган өчен сатучы кулланучыга товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойканы срогы чыккан һәр көн өчен түли. Моннан тыш, әгәр товарны алыштыру өчен җиде көннән артык вакыт кирәк булса, кулланучы таләбе буенча сатучы өч көн эчендә, үз хисабыннан китертеп, товарны алмаштыру чорына шундый ук төп сыйфатламаларга ия булган товарны түләүсез нигездә кулланып тору өчен биреп торырга тиеш. Сыйфатсыз товар яңа товарга, ягъни кулланылышта булмаган товарга алыштырылырга тиеш. Товарны алыштырганда гарантия срогы кулланучыга товарны тапшырганнан соң яңадан исәпләнә.

Шулай итеп, кулланучыга сатучыга язмача дәгъва белдерергә киңәш ителде, чөнки Закон тулысынча аның яклы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International