Сәүдә объектында семинар-уку үткәрелде

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2019 елның август ахырында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече хосусый эшкуар Г.Б. Гыйлаҗиева сәүдә объектында белем бирү семинары үткәрде.

Семинар барышында кулланучыларның хокукларын яклау турында закон нормалары, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатылды. Сатыла торган товарларга бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерүнең һәм урнаштыруның дөреслеге, текстиль һәм трикотаж әйберләрен сату үзенчәлекләре, шулай ук сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы турында мәгълүмат бирелде.

Чара ахырында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International