260 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре августның соңгы атнасында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозылуның 17 очрагын ачыклады:

  • декларацияләү өлкәсендә хокук бозуларның 8 очрагын;
  • БДАМС системасында алкогольле продукцияне исәпкә алуның билгеләнгән тәртибе бозылуның 2 фактын;
  • Озату документларыннан башка гына сыра сатуның 1 фактын;
  • "Икеләтелгән" билгеләнештәге спиртлы продукция сатуның 1 фактын;
  • Медицина оешмасы белән якын урнашкан сәүдә объектында сыра сатуның 1 фактын;
  • Сыраны төнлә, тыелган вакытта сатуның 4 очрагын.

           2019 елның август аенда Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан гамәлдәге закон бозулар билгеләнгән барлыгы 46 хуҗалык итүче субъект ачыкланды. 260 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International