ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Лаеш районында яшәүчеләр белән очрашты

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

2019 елның 2 сентябрендә Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татар Сараланы авыл җирлегендә яшәүчеләр белән очрашты.

Авыл җирлегендә яшәүчеләр игътибарына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең 2019 елның 8 ае эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Аралашу барышында сыйфатсыз, шул исәптән яраклылык срогы чыккан, мәгълүматы булмаган азык-төлек товарларын сатып алган очракта кулланучыларның гамәлләре карап тикшерелде. Халыкка "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Закон нормалары хакында аңлатылды.

Очрашуда катнашучыларга куллану базарында төрле хокук бозулар ачыкланган очракта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә яки Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде.

Мөрәҗәгать итүче кешеләр үзләрен борчыган сорауларны биреп, аларга тулы җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International