Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорчылыкны кисәтү, шулай ук халык арасында террорчылык һәм экстремистлык идеологиясе күренешләренә битараф булмаучанлык формалаштыруга юнәлтелгән иҗтимагый фикер булдыру максатларында 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Татарстан территориясендә "Экстремизмга - юк!" дигән айлык игълан ителде. Айлык кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә ведомствоара чаралар планы төзелде. Әлеге план нигезендә, коллективта экстремизм, терроризм, шәхескә, җәмгыятькә, дәүләткә каршы җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән тематик дәресләр һәм лекцияләр үткәрү күздә тотыла.