Кечкенә объектта зур-зур җитешсезлекләр

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Казан шәһәрендәге район прокуратураларының берсеннән җибәрелгән гражданин мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында чираттагы тапкыр стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция сату факты билгеләнде.

Кечкенә генә сәүдә объекты булса да, анда хуҗалык эшчәнлеге алып баручы эшкуар бик күп хокук бозуларга юл куйган. Ә атап әйткәндә: стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция сатылган, алкогольле продукциянең сыйфатын һәм легальлеген раслаучы товар озату документлары юк, шулай ук БДАМС системасында исәпкә алу тәртибе дә бозылган.

Эшкуар хокук бозуларның барлык ачыкланган очраклары буенча җаваплылыкка тартылачак.

Барлыгы 227,35 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлеге законсыз әйләнештән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International