"Магнит" холдинг компаниясе үзенең "Вечерний Магнит" дигән алкомаркетлар челтәрен үстерергә планлаштыра. Беренче шундый кибет Самарада ачылачак. Аның эш нәтиҗәләре буенча башка сәүдә нокталарын эшләтеп җибәрү турында да карар кабул ителәчәк.
Кибет ассортименты алкогольле һәм аз алкогольле продукциядән, шулай ук снеклардан, кондитер әйберләреннән, чикләвекләрдән, кипкән җиләк-җимешләрдән, гигиена әйберләреннән һәм үзең белән ала торган каһвәдән торачак, дип хәбәр итә "Коммерсант".
Эксперимент өч айдан алып алты айга кадәр дәвам итәчәк. Самара кибетенең мәйданы 200 квадрат метр тәшкил итәчәк. Анда шәхси сәүдә маркаларына караган һәм турыдан-туры импорт аша кергән товарларның 30%ы тәкъдим ителәчәк. Гадәттә кибетләрдә андый продукциянең өлеше нибары 15% тәшкил итә.
Кибетнең мондый форматына ихтыяҗ булса, холдинг бөтен ил буенча алкомаркетлар челтәрен киңәйтәчәк.
Экспертлар азык-төлек ритейлында туктаусыз үсәргә ярамый, дип билгеләп үтә. Шуңа күрә киңәйтү өчен яңа форматлар уйлап табарга кирәк.