Документларсыз сыра һәм сыра эчемлекләрен сату фактына чик куелды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре ТР "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәсендә алкогольле продукция, атап әйткәндә, товар-транспорт кәгазьләре, ярашлылык турында декларациясе булмаган, шулай ук БДАМС системасында теркәлмәгән сыра сатылу фактын билгеләде.

Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды һәм административ тикшерү үткәрелә. Тикшерү тәмамлангач, материаллар судка тапшырылачак.

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына заявка биргән мөрәҗәгать итүчегә акчалата бүләк биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International