Яраклылык срогы чыккан сыра сату факты ачыкланды

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан яраклылык срогы чыккан азык-төлек товарларын сату фактларын ачыклау буенча даими һәм системалы эш алып барыла.

Бу юлы да шулай килеп чыкты – "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына уяу гражданиннан Казан шәһәре кибетләренең берсендә яраклылык вакыты чыккан сыра сатылуы турында шикаять килгән.

Әлеге факт буенча контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү үткәрелде. Шикаятьтә бәян ителгән хәлләр расланды – хокук бозу факты ачыкланды. Эшкуар административ җаваплылыкка тартылды.

Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы сыра һәм сыра эчемлекләренең генә түгел, ә барлык азык-төлек товарларының да яраклылык вакытына игътибар итәргә киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International