2019 елның 4 августында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына гражданинның алкогольле продукция сату кагыйдәләрен һәм урыннарын чикләү буенча кергән мөрәҗәгатен карап тикшерү кысаларында, контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан чираттагы мәртәбә мониторинг үткәрелде.
Мониторинг үткәрү барышында автомәктәп янында алкогольле продукция (сыра) сату факты билгеләнде, бу исә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 3 өлеше буенча классификацияләнгән хокук бозу очрагы, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетының 2013 елның 29 маендагы 5024 номерлы карарын бозу булып тора.
Әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрелә.