"2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" дигән 6 нчы ярдәмче программаны үтәү максатында, 2019 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексы үткәрде.
Чаралар барышында гражданнарны кабул итү, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку, КФҮ кулланучылар өчен консультация өстәле, "Алып Хан" сәүдә йортында кизү тору, "Азалия" кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле һәм сатучылар өчен семинар-уку оештырылды.
Чаралар барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәм "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасы нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре турында аңлатылды.
Гадәттәгечә, кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга хокукый грамоталылыкны арттыру өчен буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газеталары тапшырылды.