2019 елның 3 сентябрендә Әгерҗе районы Башкарма комитетында Әгерҗе районы кулланучылар базарында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар белән киңәшмә узды. Милек салымнарын түләү, биналарның әйләнә-тирә территорияләрен һәм фасадларын карап тоту, элмә такталарны һәм аншлагларны ике дәүләт телендә рәсмиләштерү мәсьәләләре белән беррәттән, районда алкоголь базарындагы хәл турында да фикер алыштылар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Баженова алкогольле продукцияне сату буенча 2019 елның ярты еллык нәтиҗәләре буенча республика рейтингында Әгерҗе муниципаль районының биләп торган позицияләре турында мәгълүмат бирде, 2019 елның 7 аенда алкоголь базарына анализ ясалды.
"Алкоторг" ҖЧҖ һәм "Булгарпиво" ААҖ сыра департаменты вәкилләре "Ваклап сату челтәренә сыра китерү буенча актуаль мәгълүмат турында" доклад белән чыгыш ясады.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Раушания Яппарова бу өлкәдә ачыкланган бозулар турында сөйләде. Шулай ук чакырылган хокук бозучылар да тыңланды.
Киңәшмә барышында нәтиҗәләр ясалды һәм Әгерҗе муниципаль районының рейтингын күтәрү буенча чаралар билгеләнде.