Алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә зарури таләпләрне бозу фактлары ачыкланды

2019 елның 6 сентябре, җомга

5 сентябрьдән 6 сентябрьгә каршы төндә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре гамәлдәге законнар үтәлешенә мониторинг үткәрде. Чара "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына 22.00 сәгатьтән соң сыра һәм сыра эчемлекләрен ачыктан-ачык сату мәсьәләсе буенча алынган гражданин мөрәҗәгате нигезендә үткәрелде.

Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча хезмәткәрләр тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә зарури таләпләр бозылуның ике очрагы ачыкланды, аерым алганда:

- кибеттә 22.00 сәгатьтән соң сыра сатылган;

- төнге уникедән соң шәһәрдәге барларның берсендә ябык савыт белән сыра чыгарып сатылган.

Әлеге фактлар буенча административ тикшерү алып барыла, эшкуарлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзү өчен чакырылды. Алга таба эш материаллары гамәлдәге законнар нигезендә карар кабул итү өчен судка җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International