ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклады

2019 елның 6 сентябре, җомга

2019 елның 5 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре, юридик затлар, шәхси эшкуарлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек (күзәтчелек) чараларын үткәрү кысаларында, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә зарури таләпләр бозылуның 4 очрагын ачыклады: 2019 елның 6 сентябрендә 22:05 сәгатьтә "Фактория. Альбина" кибетендә, 22:51 сәгатьтә "Пив&Ко" дигән кабымлыклар кибетендә, 23:46 сәгатьтә "Уджар" кибетендә һәм 0:15 сәгатьтә "1-й Доступный" кибетендә алкогольле продукция сатылган. Әлеге фактлар 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законны бозу булып тора. Хәзерге вакытта тикшерү материаллары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча (алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуның аерым таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозу) административ хокук бозулар турында эш кузгату стадиясендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International