Әгерҗе муниципаль районының Бима авыл җирлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары О.А.Баженова һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы вәкиле Р.Д.Яппарова катнашында халыкны күчмә кабул итү үткәрелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары О.А.Баженова үз чыгышында җирле җитештерүчеләрнең алкогольле продукциясен сату һәм алкогольле һәм сыра продукциясенең легаль булмаган әйләнешен кисәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.
Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 2012 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган "Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре" турында аңлатты.
Кабул итү барышында халык кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы, шул исәптән автобус транспорты хезмәте күрсәтү сыйфаты, икмәк һәм тары бәяләре, авыл җирлеге скважиналарында суның сыйфаты, йортлардан законсыз рәвештә алкогольле продукция сату турында сораулар бирде. Бима, Мадык, Пеләмеш торак пунктларында яшәүчеләрнең кулланучылар базары өлкәсендәге барлык сорауларына да җавап бирелде.
Чарада катнашучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар, шулай ук "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы өләшенде, "Халык контроле" Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр җибәрү кагыйдәләре турында аңлатылды.