2019 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре "179нчы гимназия", "177нче лицей", "Татар телендә белем бирүче 155нче гимназия", "20нче урта гомуми белем бирү мәктәбе", "34нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе" һәм "Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче урта мәктәп" укучылары белән очрашу үткәрде.
Укучылар белән кулланучылар хокукларын яклауга бәйле төп юнәлешләр буенча ликбез үткәрелде.
Укучылар игътибарына үз хокукларыңны һәм якыннарының хокукларын яклау белән кызыксыну максатында кулланучыларның хокукларын яклау турында законнар тәкъдим ителде. Тормыштан китерелгән мисаллар барышында укучылар төрлечә фикер йөртте: әлеге очракта кулланучы кем булып тора, кулланучыларның хокукларын яклауны регламентлаучы закон бу очракта гамәлдә буламы һәм килеп туган хәлдән ничек чыгарга мөмкин? Укучылар әлеге тема белән кызыксынды һәм практик мәсьәләләр турында җанлы фикер алышты. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы һәркем өчен кирәк булганда файдаланырга мөмкин булган өстәл китабы була алыр иде.
Укучылар шулай ук "кулланучы", "сатучы", "башкаручы", "яраклылык срогы", "товарның сыйфаты" кебек төшенчәләр белән дә танышты. Закон нигезендә кулланучыларның нинди хокуклары регламентлануы турында аңлатмалар бирелде.