2019 елның 6 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Мәскәү районы территориясендә контрольлек чаралары үткәрде.
Әйтик, Г.Коләхмәтов урамы буенча сыра һәм сыра эчемлекләренең тиешле документларсыз, шулай ук БДАМС системасында теркәлмичә әйләнештә булу факты билгеләнде.
Хәзерге вакытта административ тикшерү үткәрелә, 28 литр күләмендә сыра законсыз әйләнештән алынган.