Тукай районында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан комплекслы чара үткәрелде

2019 елның 13 сентябре, җомга

ТР Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында" 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан 177 атамадагы продукция буенча бәяләргә мониторинг уздырылды.

"Тандер" АҖ сәүдә объекты булган "Магнит" кибете һәм "Агроторг" ҖЧҖнең "Пятерочка" кибете җитәкчеләренә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, тикшерүләр үткәргәндә сатучыларның, шәхси эшкуарларның һәм контрольлек итүче органнар вәкилләренең хокукларын һәм бурычларын контрольдә тоту буенча чаралар үткәрү тәртибе аңлатылды. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре сатып алучылар белән әңгәмә корды, сорауларга җавап бирде, "Кайнар линия" телефоны эше турында мәгълүмат бирде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International