Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә башында анда катнашучылар республикада алкоголь базарының торышы турында фикер алышты. Җәүдәт Әхмәтханов үз чыгышында башкарма комитет җитәкчеләренә болай дип мөрәҗәгать итте:
- Соңгы вакытта, контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору кысаларында, эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының хокукларын үтәүгә зур игътибар бирелә. Һәм без, контрольлек итүче орган буларак, алкоголь базарында хокук бозуларны ачыклыйбыз һәм кисәтәбез, алай гына да түгел, эшкуарлык берләшмәләре арасында зур профилактик эш алып барабыз. Шуңа күрә башкарма комитетлардан эшкуарлар өчен алкоголь законнары мәсьәләләре буенча ачык тыңлаулар үткәрүдә ярдәм итүләрен, шулай ук Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы идарәсенең Эшкуарлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең 2019 елның 9 июлендәге утырышы беркетмәсен үтәгәндә Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары белән берлектә алкоголь базарында законсыз эшкуарлык фактларын ачыклауга һәм чикләүгә, шул исәптән алкогольле базарда хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында мәгълүмат бирү юлы белән дә, контрольлек чараларын оештыру һәм үткәрү өчен чаралар үткәрүне тәэмин итүдә үзара хезмәттәшлек итүләре хакында сорыйм.
Киңәшмәнең икенче өлеше укучылар арасында "Кулланучыларның хокукларын яклау" дигән темага үткәреләчәк республика олимпиадасына багышланды. Олимпиаданы оештыручылар – Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Олимпиада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш" дәүләт программасын раслау турында" 2013 елның 16 октябрендәге 764 номерлы карары белән расланган "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш" дәүләт программасының "2014-2021 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү" ярдәмче программасына кушымтаның 2.1 пункты нигезендә уздырыла.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Розалия Арсланова Олимпиада үткәрүнең мөһимлеге турында сөйләде:
- Яшь буынны әзерләү – дәүләтебезнең стратегик бурычы. Кулланучы буларак үз-үзеңне тота белергә өйрәнү актуальләшә һәм әһәмиятлерәк була бара. Без барыбыз да кулланучы булып торабыз һәм үз хокукларыбыз турында күзалларга тиеш. Кулланучы хокукларын өйрәнергә, алардан файдаланырга өйрәнергә кирәк. Гражданин әлеге белемнәрне һәм тәҗрибәне никадәр тизрәк алса, алга таба үзен шулкадәр җиңелрәк, уңышлырак һәм ышанычлырак хис итәчәк.
"Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына Олимпиада инде җиденче ел үткәрелә. Елдан-ел олимпиадада катнашырга теләүчеләр саны арта бара. 2013 елда 500гә якын укучы катнашкан булса, 2014 елда – 800 гә якын, 2015 елда – 1800, 2016 елда – 2400, 2017 елда – 4000гә якын, ә 2018 елда бөтен республикадан 6285 укучы гариза биргән.
Розалия Арсланова сүзләренә караганда, укучылар алган кулланучы белемнәре аларга хезмәт күрсәтүнең һәм товарларның күп төрле өлкәләрендә ориентлашырга, кулланучы буларак дөрес сайлый белергә һәм үзләренең кулланучы хокуклары бозылган очракларда дөрес гамәл кылырга ярдәм итәчәк.
Шәхси беренчелек өчен ярышучылар өчен Олимпиада өч этаптан тора:
I этап – башлангыч (сайлап алу) – 2019 елның 18-23 сентябрендә уздырыла. Теркәлгән катнашучылар тест биремен үтәү рәвешендә беренче этапны дистанцион рәвештә уза.
II этап – 2019 елның 1 октябреннән 08 октябренә кадәр уздырыла, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә бирелгән тематикага эссе формасында иҗат биремен үтәү рәвешендә дистанцион рәвештә үткәрелә.
III этап – йомгаклау этабы, турыдан-туры, 2019 елның 28 октябреннән 8 ноябренә кадәр уздырыла. III этап 2 турдан тора.
1 нче тур – язмача тест, 2 нче тур – конкурсантлар белән телдән сорау-җавап рәвешендә билетлар буенча әңгәмә кору.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, олимпиадада катнашучылар рус һәм татар телләрендә әңгәмә уза ала.
Быелдан башлап шулай ук "Татар телендә кулланучыларның хокукларын өйрәнүдәге уңышлары өчен" дигән аерым номинация кертелгән, ул татар телендә ярыш этапларын узарга теләге булган Олимпиадада катнашучылар өчен билгеләнә.
Шулай ук быел катнашучылар өчен команда ярышларында да яңалыклар кертелгән. Олимпиаданың команда ярышларында шәхси ярышларның I һәм II этапларын уңышлы узган һәм Олимпиаданың III йомгаклау этабына чыккан укучылар катнаша ала. Команда составында бер гомуми белем бирү оешмасыннан биш укучы булырга тиеш. 2019 елның 25 октябренә кадәрге чорда команда билгеләнгән форма буенча катнашу өчен гариза бирә.
13 сентябрьгә 6373 катнашучы теркәлгән.
Азнакай районы (1000 катнашучы), Баулы районы (400 артык катнашучы), Лаеш районы (400 якын катнашучы) вәкилләре активлык күрсәтә.
Олимпиадада катнашу өчен электрон формада гаризалар tatzpp.ru сайтында кабул ителә һәм 2019 елның 16 сентярбренә кадәр дәвам итәчәк. Олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук аеруча зур уңышларга ирешкән педагогларны дипломнар, грамоталар, сертификатлар һәм призлар көтә.
Киңәшмә эшендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хәмматов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары башлыклары, ТР муниципаль районнарының мәгариф идарәләре җитәкчеләре катнашты.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе катнашында видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә беренче тапкыр үткәрелде. Эшлекле мәсьәләләр буенча фикер алышуның мондый форматы киләчәктә дә үткәреләчәк.