Автомобиль салонында 75 литр күләмендә этил спирты ачыкланган

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен ташу факты буенча карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен материал алынды.   

Базарлы Матакның Вахитов урамында уздырылган эш вакытында полиция хезмәткәрләре "ВАЗ 21140" маркалы автомашинаның салонын карап чыккан, нәтиҗәдә тышлыгында "Этил спирты, тышкы яктан куллану өчен эремә әзерләү концентраты, 95%" дип язылган, һәрберсе 5әр литрлы 15 полимер савытка тап булганнар. Әлеге продукциядә маркировка һәм товар озату документлары булмаган. Оператив чаралар нәтиҗәсендә, полиция хезмәткәрләре 75 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясен әйләнештән алган.

Продукцияне ташучы – Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүче ханым, ул үзенең аңлатмасында әлеге савытларга салынган спиртны Димитровград шәһәрендә таныш булмаган бер ир-аттан гомуми 12000 сумга сатып алуы хакында әйткән. Әлеге спирт белән мунча төзүдә катнашкан эшчеләре белән исәп-хисап ясамакчы булган.

Хәзерге вакытта бу факт буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре тарафыннан административ тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International